Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Уразай мәчетенә газ килде

Туган авылым Уразайга кайткан саен мәчетебезнең газ белән җылытылмавына эчем пошып китә идем. Ниһаять, уртак тырышылыгыбыз нәтиҗәсендә салкын көзләргә кергәндә безнең мәчеткә дә газ килүенә сөенеп йөргән көннәрем әле. Сер түгел, авыл мәчетенең зур акчалар сорый торган бу эшне башкарып чыгу мөмкинлеге юк бит. Уртага салып сөйләшкәннән соң, район башлыгы...

Туган авылым Уразайга кайткан саен мәчетебезнең газ белән җылытылмавына эчем пошып китә идем. Ниһаять, уртак тырышылыгыбыз нәтиҗәсендә салкын көзләргә кергәндә безнең мәчеткә дә газ килүенә сөенеп йөргән көннәрем әле.

Сер түгел, авыл мәчетенең зур акчалар сорый торган бу эшне башкарып чыгу мөмкинлеге юк бит. Уртага салып сөйләшкәннән соң, район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов газлаштыруны башкарып чыгу өчен кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен белдерделәр. Газ кертү өчен кемнәрне генә эшкә җигәргә туры килмәде?! Шунысы сөенечле, изге йортыбызга бу эштә ярдәм итүдән беркем дә баш тартмады. Тирсә авылында туып-үскән райондашыбыз Ростехнадзорның Идел буе районы бүлеге начальнигы Марс Зариповтан башлап, Әгерҗедән Фәрит Масков, Мөдәррис Ибраһимов, Рамил Гыймазов, авылыбыз аксакалы Бибел ага Ибраһимов һәм авыл халкының уртак хезмәте белән мәчетебез карангы көзләргә газ белән керү бәхетенә иреште. Ришат Тимерович мәчет газ белән җылына башлаганчы эшнең барышын ныклы контрольдә тотты. Изге эштә катнашуыгыз өчен Ходай барыгызны да олыласын.

Уразай мәчете бүген авылыбызга нур бөркеп тора. Ял көннәрендә читтән кайткан авылдашлар да кереп, якыннары рухына дога кылып, күңеленә тынычлык алып, сәдака салып чыга ала.

Сүз уңаеннан, Уразай чиста сулы да булыр әле дигән өмет уты яна күңелдә. 2014 елда Президентыбызга мөрәҗәгать иткәннән соң, Уразай авылы "Чиста су" республика программасына кертелгән иде. Бу эш башланды, әлбәттә. Якын киләчәктә уразайлылар да чиста су эчә башларлар дигән өметтә калабыз.

Эшләрегездә уңышлар теләп, Казанда якташыгыз

Наилә Нурмиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев