Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Уразайда мәчет яңартылды

    Уразай авылында берничә ел элек Аллаһ йорты - мәчет төзелгән иде. Шул көннән башлап әлеге иман йорты белән авылдашым Бибель абый Ибраһимов җитәкчелек итүенә, аның барлык йолаларны җиренә җиткереп башкаруына сөенеп бетә алмыйм. Бу көннәрдә мәчетебездә зур эш башкарылды. Иман йортын тышлаганнан соң ул тагын да да матурланды. Хәзер мәчет...

    Уразай авылында берничә ел элек Аллаһ йорты - мәчет төзелгән иде. Шул көннән башлап әлеге иман йорты белән авылдашым Бибель абый Ибраһимов җитәкчелек итүенә, аның барлык йолаларны җиренә җиткереп башкаруына сөенеп бетә алмыйм.

    Бу көннәрдә мәчетебездә зур эш башкарылды. Иман йортын тышлаганнан соң ул тагын да да матурланды. Хәзер мәчет ерактан ук балкып, авыл халкын үзенә тартып тора. Шушы изге эштә үз өлешләрен керткән авылдашларыма, мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләрнең һәммәсенә зур рәхмәтемне белдереп, аларның үзләренә, гаиләләренә исәнлек-саулык телим. Менә алар иман йортын яңартуга ярдәм кулы сузучылар: Уразайдан Илфат Фазлыев һәм аның хезмәттәшләре Тәлгать Гыйльметдинов һәм Илгизгә, Илнур Гатауллинга, Кырындыдан абыйлы-энеле Вилнур-Вилнар Галиевларга, Салагыштан бертуган Марат-Мансур Мөхәммәдиевларга Аллаһының мең рәхмәте яусын. Ә мәчетне тышлаган алтын куллы осталар Ришат Әхмәтханов һәм Марат Зәйнуллинга эшне җиренә җиткереп, зур төгәллек белән башкарганнары өчен зур рәхмәт!

    Мәчетебез буш тормасын, азан тавышы тынмасын, авылыбыз халкы бердәм, дус булып яшәсен дигән теләкләр белән

    Наилә НУРМИЕВА-ЗАКИРОВА.

    Казан шәһәре.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: