Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Якташларыбыз изге җирләргә китте

Бу атнада районыбызның бер төркем мөселманнары изге Мәккә шәһәренә кече хаҗ гамәлен үтәргә - гомрә кылырга киттеләр. Биш кардәшебез - Кырындыдан Мөбин Кәримуллин, ирле-хатынлы Сәлимулла-Салисә Тимершиннар, Әгерҗедән Ясминә Латфуллина, Көчектән Фирдинанд Миннәхмәтов ике атна дәвамында изге җирләрдә кече хаҗ гамәлен башкарачак. Олы хаҗны һиҗри календарь буенча Зөлхиҗҗә аенда үтәргә кирәк...

Бу атнада районыбызның бер төркем мөселманнары изге Мәккә шәһәренә кече хаҗ гамәлен үтәргә - гомрә кылырга киттеләр.
Биш кардәшебез - Кырындыдан Мөбин Кәримуллин, ирле-хатынлы Сәлимулла-Салисә Тимершиннар, Әгерҗедән Ясминә Латфуллина, Көчектән Фирдинанд Миннәхмәтов ике атна дәвамында изге җирләрдә кече хаҗ гамәлен башкарачак.
Олы хаҗны һиҗри календарь буенча Зөлхиҗҗә аенда үтәргә кирәк булса, гомрә кылуны ел әйләнәсендә башкарырга мөмкин. Гомрәнең мәҗбүри гамәлләре өчәү: тәваф кылу (Кәгъбәтуллаһны 7 тапкыр әйләнеп чыгу), сәгый кылу (Сафа белән Мәрва таулары арасын 7 тапкыр үтү) һәм чәчне алдырып яисә кыскартып ихрамнан чыгу. Олы хаҗда исә бу гамәлләрдән башка, Мина тарлавыгында булу, Гарафәттә тору, төнен Мөздәлифәдә куну, Минада яшәү, "шайтанга таш ату" йоласын үтәү, корбан чалу гамәлләре дә өстәлә. Кече хаҗ гамәлен башкаручыларны да Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаю, гөнаһлардан арыну теләге берләштерә.
- Сәфәргә кузгалучылар исән-имин изге җирләргә барып җиткәннәр һәм кече хаҗ гамәлләрен үти башлаганнар, - ди Мөбин абыйның җәмәгате Рәйсә ханым.
Кардәшләребез Казанга 31 март көнне кайтып җитәчәкләр. Исән-имин әйләнеп кайтуларын, хаҗ гамәлләренең кабул булуын телик.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев