Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Ямурзада ифтар мәҗлесе узды

Ямурзада һәр кешене үзенә тартып торучы Аллаһ йорты бар. Анда һәр көн биш вакыт намаз укыла. 

Рамазан аенда авылыбызда ифтар ашлары уздыру, мәчеткә йөрү, вәгазь  тыңлау күркәм традициягә әйләнде. Бу көнне дә мөселман кардәшләребез мәчеткә килеп Менделеев шәһәреннән килгән Ирек хәзрәтнең үтемле вәгазьләрен тыңладылар. “Без мөселманнар “тәүбә” итү көннәренә кердек ,бер-берегезне кичерегез, яхшылыклар кылыгыз, әти-әниләрегездән  гафу сорагыз, сау-сәламәт һәм сабыр булыгыз“, диде.  Аның вәгазендә “Аллаһыга рәхмәтле булып яшәүче – иң бәхетле кеше” дигән фикер кызыл җеп булып үрелеп барды.

                                                                      Раилә Тимофеева.

                                                                      Ямурза авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X