Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Ямурзада Рамазан гаете уңаеннан зур бәйрәм узды

Ел саен Гает бәйрәмен табигать кочагында уздыралар ямурзалылар. Бәйрәмчә бизәлгән авыл урамнары буйлап балаларын җитәкләгән әниләр, ак яулыклы апалар, түбәтәйле бабайлар урам тутырып бәйрәмгә бара. Ә анда...

Батутларда сикерүче балаларның күңелле чыр-чуын хәтта кошлар да тын калып тыңлап тора. Атынгычта да рәхәтләнеп атыналар балалар.

Зур казанда Рамазан хәзрәт һәм Хәлилрахман ага пылау пешерәләр. Алар янында шашлык пешерүчеләр мәш килә. Зур казаннарда чәй кайный.

Бәйрәмгә килүчеләрне мичтә пешкән коймак, алма, әфлисун бәлешләре, кош теле, сумса, кабартма белән сыйлыйлар. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим Гыйззәтуллин да райондашларын котларга бирегә килгәннәр. Монда районыбызның авылларыннан гына түгел, Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдән дә, Удмуртиядән килүчеләр дә байтак. Әгерҗелеләр әнә машиналарда да, зур автобус белән дә килгәннәр.

 – Мондый зур бәйрәмне оештыручыларга Аллаһның мең рәхмәте яусын. Чын бәйрәм бу, – диләр алар биредәге дин кардәшләрен котлап.

– Бәйрәм рухын балалар аеруча тоярга тиеш. Шуңа алар өчен дә күп ярыш-уеннар оештырдык. Алар уенчыкларга, татлы күчтәнәчләргә күмелде. Кечкенә генә авылыбызда мәктәпкәчә балаларның  өч дистәдән артып китүе сөендерә. Балаларыбызның кечкенәдән үк динне белеп үсүләре аеруча куанычлы. Намазга басучылар да елдан-ел арта бара, – дип шатлыгын уртаклашты авылы өчен җан атып йөрүче эшмәкәр Илшат Сәхипов.

– Елдагычы быел да бәйрәмгә арбалы ат чакырдык. Бәйрәм алдыннан балалар “Бәйрәмдә ат та йөриячәкме?“ дип кызыксыналар. Рәхәтләнделәр мәйдан тирәли атта йөреп, – ди җәмәгате Әнсәрия.

Саннар һәм фактлар

Ямурзада Рамазан аенда һәр көнне дә ифтар ашлары уздырылган. Ураза гаете бәйрәмендә 400дән артык кеше катнашты. 200 балага бәйрәм күчтәнәче өләшенде. 100 кило пылау пешерделәр. 400 литр чәй эчелде. 30 кило иттән шашлык пешерелде. Бәйрәмгә 70 тән артык машина белән килделәр.

Бәйрәмне оештыруда һәм ризыклар әзерләүдә һәр ямурзалы да үз өлешен керткән: һәркем кулыннан килгәнчә. Сыйлану да, батутларда күңел ачу да, атта йөрү дә  бушлай. Чыннан да, игелек, миһербанлылык, иманга өндәүче, бердәмлекне чагылдыручы матур бәйрәм. Рәхмәт ямурзалыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев