Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Ямурзадан Төхбәтуллиннар: “Дингә килүебез - зур бәхет“

"Моннан берничә ел элек дингә килүебезгә сөенеп туялмыйбыз. Дини тәгълиматлар нигезендә яшәү күңелгә тынычлык, рәхәтлек бирә. Хәзер тормышыбыз да көйлерәк, бәрәкәтлерәк тоела", - диләр Ямурзадан Гөлзәрәм-Нәкыйп ТӨХБӘТУЛЛИННАР. Гомер буе - күңелдә Нәкыйп ага тумышы белән Ямурзадан, гомере буе туган авылында подстанциядә электрик булган. Башкортостанда туып-үсеп, инде 34 ел элек шушы...

"Моннан берничә ел элек дингә килүебезгә сөенеп туялмыйбыз. Дини тәгълиматлар нигезендә яшәү күңелгә тынычлык, рәхәтлек бирә. Хәзер тормышыбыз да көйлерәк, бәрәкәтлерәк тоела", - диләр Ямурзадан Гөлзәрәм-Нәкыйп ТӨХБӘТУЛЛИННАР.

Гомер буе - күңелдә

Нәкыйп ага тумышы белән Ямурзадан, гомере буе туган авылында подстанциядә электрик булган. Башкортостанда туып-үсеп, инде 34 ел элек шушы авылга килен булып төшкән Гөлзәрәм нефтьчеләрдә аш пешерүче булып эшләгән.

- Лаеклы ялга чыкканчы намазга басалмадык. Шулай да динне гомер буе күңелдә йөрттек, бисмиллаһ әйтми ашарга утырмадык, амин әйтми кузгалып китмәдек, - ди Гөлзәрәм апа.

- Лаеклы ялга чыккач, көннәрдән беркөнне Нәкыйпнең намазлык тотып кечкенә бүлмәгә кереп китүен күрдем дә күзләрем яшьләнде. Шул көннән бирле биш вакыт намазын калдырмый җәмәгатем, - дип дәвам итә ул.

Нәкыйп абый намазларын мәчеттә укырга тырыша.

- Җәмәгать белән укылган намазның савабы күбрәк, - ди. Ә менә уразаны бергәләп тоталар, мәдрәсәгә дин дәресләренә дә парлашып йөриләр кардәшләребез.

- Укырга барыр көннәрне сагынып көтеп алабыз. Дин кардәшләребез белән кочаклашып күрешәбез, хәл-әхвәлләрне белешәбез. Туганнардай якын алар безгә. Шатлыкларыбыз алар белән тагын да бөтенрәк булып күренә, кайгылар җиңелрәк үтә, - диләр Төхбәтуллиннар.

- Динебез: "Кулың белән дә, телең белән дә, гамәлең белән дә башкаларга зыян китермә", - дип өйрәтә. Шуңа дин кануннары буенча яши башлагач, һәр адымыңны үлчәп ясыйсың, һәр сүзеңне уйлап әйтәсең икән ул. Кайчак: "Их, боларны ник яшь чактарак белмәдем икән?!" дип тә куям, - ди Нәкыйп абый.

- Ислам дине сабыр, тыйнак, кешелекле, мәрхәмәтле, юмарт, ачык йөзле, киң күңелле һәм башка күркәм сыйфатларга ия булуны хуплый. Шуңа күрә без тәкәбберлек күрсәтү, кеше рәнҗетү, ызгышу кебек гамәлләрдән ерак торырга тырышабыз, - дип дәвам итә җәмәгате.

Менә шулай берсен-берсе бүлә-бүлә сөйлиләр кардәшләребез. Аларны тыңлаган саен Ислам диненең кеше тормышына нинди уңай йогынты ясавына ныграк инана барасың.

Тормышыбыз китабы

- Яшәешебезгә кагылышлы кануннар барысы да Коръәндә бик тәфсилләп бәян ителгән. Изге китапны бернинди арттыруларсыз тормыш китабы дип атарга була. Аны укыган саен үзең өчен ниндидер яңалык ачасың, гади генә сүзнең дә нинди көчле мәгънәгә ия булуына ышанасың, - диләр кардәшләребез.

Коръән тәфсирен кат-кат укып чыкканнар инде алар, хәзер гарәпчәсен укырга өйрәнәләр.

- Мәдрәсәдән укудан кайткач та анда өйрәнгәннәрне кабатлыйбыз, беребез аңламаганны икенчебез аңлата. Әллә теләгебез көчле булганга, әллә икебез дә бер юлда булганга, гарәпчә уку алай авыр кебек тоелмый, - ди Гөлзәрәм апа.

- Безнең Ямурзада элек-электән зыялы, мәдәниятле, гыйлемле халык яшәгән. Китап укучылар бик күп булган. Авылыбызның игелекле, денле эшмәкәрләре Сәхиповлар тырышлыгы белән авылыбызга иман нуры иңүенә, дини гыйлем тупларга омтылучылар саны артуына сөенеп туялмыйбыз. Халыкны дин юлына тартуның нинди генә юлларын тапмыйлар алар: мәчеткә, мәдрәсәгә вәгазьчеләр чакыралар, төрле дини бәйрәмнәр уздыралар. Бер генә авылда да Ураза, Корбан бәйрәмнәре бездәге кебек зурлап уздырылмыйдыр, мөгаен. Без моңа бик тә сөенәбез һәм киләчәктә Ямурзада дини кануннар буенча яшәүчеләр саны тагын да артыр дип өметләнәбез, - дигән теләкләренә ихлас күңелдән "амин" дип кушылабыз.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев