Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Ямурзадан яшь әни – дини бәйге җиңүчесе

Алабугада “Яшь вәгазьче» IV республикакүләм дини бәйгесенең финалы узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге 30дан артык егет һәм кыз катнашты.

Бәйгегә имамнар, хәзрәтләр һәм мөгаллимнәр кертелмәде. Чыгышларны мәртәбәле жюри – Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат Талибуллин, Менделеевск районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, «Шура» журналының җаваплы сәркатибе Рәмзилә Шәфыйкова, Алабуга мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Лилия Фазлыева бәяләде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: быел вәгазьләрнең темасы чикләнмәде. Төп таләп – вәгазьдә Коръән аятьләре һәм чыганагы күрсәтелеп, хәдисләр китерелергә тиеш иде. Кызлар, әйтик, чыгышларында хәләл һәм хәрәм ризыклар, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, туган телне саклауның әһәмияте турында сөйләде. Егетләрнең вәгазьләре исә тәкъдир, ислам һәм мәдәният, биш әйбернең кадерен белү, гафу итү, җомга намазы, күркәм әхлак  кебек темаларны колачлады. Төп критерийлар буларак, текст төзелешенә, фикерне җиткерү осталыгына аерым игътибар юнәлтелде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Ямурзадан яшь әни Инзилә Мазикова III  урын алды. Призлы урын алучыларга кыйммәтле бүләкләр, барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фотода Инзилә Мазикова уңнан икенче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев