Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Язмыш билгеләнә торган көн

· 21нче майдан 22нче майга каршы кич - Бәраәт кичәсе. Бәраәт кичәсе - гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Нәкъ шушы көнне Аллаһы Тәгалә һәрбер кешенең язмышын тәгаенли. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә...

· 21нче майдан 22нче майга каршы кич - Бәраәт кичәсе.

Бәраәт кичәсе - гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе.
Нәкъ шушы көнне Аллаһы Тәгалә һәрбер кешенең язмышын тәгаенли. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела.
Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр.
Бәраәт кичәсе көнне көндез ураза тотып, кичне гыйбадәттә үткәрү бик саваплы. Күп итеп Коръән, намаз укырга кирәк.
Әлеге көнне кояш баер алдыннан 40 тапкыр "Сүбхәнәллаһи, вәлхәмдүлилләһи вә лә иләһә илаллаһү вәллаһү әкбәр вә ләхәүлә вә лә күәәтә иллә билләәһил галиийл газыйм", - дип кабатлау һәм йөз тапкыр пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһиссәләмгә салават әйтү яхшы.
Бу кичтә ахшам намазыннан соң 2 рәкәгать итеп, 3 тапкыр нәфел намазы укырга киңәш ителә. Аннан соң изге теләкләрне өмет итеп һәм мәрхүмнәр рухына багышлап "Ясин" сүрәсен уку бик тә саваплы.
Иң мөһиме - бу кичтә барлык тормышыңны күз алдыннан үткәрү. Беркем дә үзенең Раббысы Аллаһы Тәгалә каршына кайтачагын онытырга тиеш түгел. Кем бу кичәне бушка үткәрә, шул зур өстенлектән мәхрүм кала.

· "Татар мөселман календаре"ннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев