Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Йортка эленгән шамаилләрнең файдасы бармы

Һәркайсыбызның диярлек йортында шамаилләр эленгән. Әби-бабаларыбыз алар явыз рухлардан саклый, йортка тынычлык һәм изгелек иңдерә дип ышанганнар. Чынлыкта, моның берәр нинди файдасы бармы?    

Әлеге сорауга Әгерҗе районы мөфтие хаҗи Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН җавап бирә:

– Шамаил — татар сәнгатенең үзенчәлекле төре. Ул һәрбер мөселман гаиләсендә диярлек бар. Ул – безнең дини мәдәниятебез белән бәйләнгән сынлы сәнгать әсәре. Шамаилләрдә, матур орнамент, натюрморт яисә архитектура пейзажлары белән бизәлеп, Коръән сүрәләре, хәдисләр, башка дини текстлар бирелә.

Элек-электән әби-бабаларыбыз гарәп язуы белән язылган Коръән сүрәләрен, догаларны китап киштәләрендә яки махсус букчаларда саклаган. Шамаилләргә беркайчан да табынмаганнар, алар ислам дине иконалары түгел. Алар Аллаһы Тәгаләгә барлыгын искә төшереп тору өчен кулланылган. Шул ук вакытта шамаил халык аңында Аллаһ Тәгаләгә ышану билгесе буларак та кабул ителә. 

Ә менә шамаилләр явыз рухлардан саклыймы дигән сорауга җавап биргәнче, түбәндәге хәдисне искә төшерү урынлы булыр: Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Аллаһыдан сора. Ярдәм сорарга теләсәң, Аллаһыга мөрәҗәгать ит. Яхшы вакытта Аллаһыны танырга омтыл. Ул сине кайгылы вакытыңда Үзе белер“.

Бу хәдиснең нигезендә мөселманнар бары тик Аллаһыга гыйбадәт кылырга, Аңа буйсынырга, Аннан гына ярдәм сорарга тиешлеге ачык чагыла. Чөнки бөтен нәрсә Аллаһ кулында. Беркем дә Аның рөхсәтеннән башка икенче берәүгә зарар яки файда китерә алмый. Бу хакта да хәдис бар: “Аллаһның рөхсәте булмаган килеш беркемгә дә зарар китерә алмаслар...”

Аллаһыны истә тотсагыз, ул да сезне исеннән чыгармас. Рәхәт чакта, имин вакытта Аны искә алсагыз, авыр вакытыңда Ул ярдәменнән ташламас. Әгәр ярдәмне Аллаһтан башка нәрсәләрдә өмет итәбез икән, без мөшрикләрдән берни белән дә аерылмыйбыз. Ә ширек гөнаһысын Аллаһ тәүбә итмичә кичерми: “Аллаһ Үзенә тиңдәшлек кылуны гафу итмәс, тиңдәшлек кылудан башка гөнаһларны Үзе теләгән кешегә гафу итәр. Бер кеше Аллаһыга кемнедер, нәрсәнедер тиңдәш кылса, дөреслектә, ул Аллаһыга олы ялганны уйлап чыгарган булыр”.

Һәртөрле явыз рухлардан сакланырга теләсәк, иң элек үзебезгә саклык чараларын күрергә кирәк. Беренчедән, һәрвакыт тәһарәтле, пакь тән һәм чиста киемнән йөрергә тырышыйк. Өебезне төрле кеше, җәнлек сурәтләреннән чистартыйк. Чөнки андый өйгә рәхмәт фәрештәләре керми.

Икенчедән, Пәйгамбәребез өйрәткән догаларны өйрәник. Иң кимендә “Фатиха”, “Аятел көрси”, “Ихлас”, “Фәләк”, “Нәс” сүрәләрен иртә-кич укырга тырышыйк. Укый алмасак, аның аудиоязмаларын тыңларга була. Хәзер күп кешедә интернет бар. Ютубта бу сүрәләрнең исемен язсагыз, шундук табарга мөмкин. Күпчелек шамаилләрдә, гадәттә,  Аятел көрси язылган. Шул бер аятьне булса да өйрәнергә тырышырга кирәк. Ул – иң олугы. Аны укып, Аллаһының саклавын сорыйк.

Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: шамаилләрне йортларга элеп кую ярый, әмма тынычлык китерүче – ул Аллаһ.

Раббым Аллаһ һәрбарчабызга ныклы иман, тәүфикъ-һидәят насыйп итсен! Өйләребезгә, җаннарыбызга тынычлык-иминлек бирсен. Явыз бәндәләрнең котыртуларыннан, шайтаннардан, гөнаһ эшләрдән Үзе сакласын! Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев