Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Зиратларны чистартып, савап эшлик

Яз - зиратка барып каберләрне чистарту, аларның тирә-ягын тәртипкә китерү чоры. Яз җитүгә, күңел үзеннән-үзе якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылырга ашыга. Менә быел да күңел ярсуын басып, каберләрне чистартып, чәчәкләр утыртып кайтыр чак җитте. Май бәйрәмнәрендә зиратларда өмәләр уздыру күп кенә мәхәлләләрдә күркәм традициягә әйләнде. - Әгерҗе зиратына да Май бәйрәмнәрендә...

Яз - зиратка барып каберләрне чистарту, аларның тирә-ягын тәртипкә китерү чоры.
Яз җитүгә, күңел үзеннән-үзе якыннарыбызның каберләрен зиярәт кылырга ашыга. Менә быел да күңел ярсуын басып, каберләрне чистартып, чәчәкләр утыртып кайтыр чак җитте. Май бәйрәмнәрендә зиратларда өмәләр уздыру күп кенә мәхәлләләрдә күркәм традициягә әйләнде.
- Әгерҗе зиратына да Май бәйрәмнәрендә каберләр чистартырга килүчеләрнең күп булачагына ышанам. Аларга үтенечем бар: үзләре белән чүп салыр өчен капчыклар, кечкенә пычкылар, балталар, секаторлар алып килергә онытмасыннар иде. Кабер өсләренә үсеп чыккан агач-куакларны ел саен кисеп, чистартып торсак та, быел янә күп кенә урыннар урманга әйләнгән. Язын чистартмасак, алар җәен котырып үсеп китәчәк һәм кабер өсләрен басачак. Чүпләрегезне, агач ботакларын капчыкка тутырып зират капкасы төбенә чыгарып куюыгызны сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итә татар зираты карвылчысы Илдус ага Гыйләҗетдинов.
Мукшур авылы зиратында да Май бәйрәмнәрендә өмә уздырырга ниятләп торалар.
- Әлеге өмәгә читтә яшәүче якташларыбызны да көтеп калабыз. Туганнар, якыннарыгыз алдындагы изге бурычны үтәргә ашыгыгыз, - ди авыл мулласы Җиңү ага Ибрашев якташларына.
Башка мәхәллә муллалары да авылдашларына нәкъ шушы сүзләр белән мөрәҗәгать итә. Каберләрне чистарту, яхшы сүз укып кайту өчен бер-ике сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Кайчак "ничек савап эшләргә?" дип аптырыйбыз. Ә бу савапны эзләп йөрисе юк. Әгәр якыннарыгызның каберләре белән беррәттән инде ничә ел чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәгез, савабы бермә-бер күп булыр. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев