Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

5 октябрь – Укытучылар көне

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, ветераннар! Һөнәри бәйрмегез белән ихлас котлыйм. Сезгә бик тә җаваплы вазифа - үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү йөкләнгән. Сез заманча технологияләрне үзләштерәсез, аларны эшегездә актив файдаланасыз, һөнәрегез буенча һәрчак камилләшәсез. Шул рәвешле, үз эшегезнең остасы булуыгызны раслыйсыз. Сез балаларга үз-үзләрен танып белергә һәм...

 
Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, ветераннар! Һөнәри бәйрмегез белән ихлас котлыйм.
 
Сезгә бик тә җаваплы вазифа - үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү йөкләнгән. Сез заманча технологияләрне үзләштерәсез, аларны эшегездә актив файдаланасыз, һөнәрегез буенча һәрчак камилләшәсез. Шул рәвешле, үз эшегезнең остасы булуыгызны раслыйсыз. Сез балаларга үз-үзләрен танып белергә һәм көчләрен сынарга ярдәм итәсез, аларга тиешле белем һәм тәрбия бирүдә белемегезне һәм күңел җылыгызны кызганмыйсыз. Шәкертләрегезне мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтәсез, аларда кешелеклелек,туган илне ярату кебек сыйфатлар тәрбиялисез.
Сезнең тырыш хезмәтегез укучыларыгызның уңышларында чагыла. Ә алар - бөтен мәгариф системасының уртак тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул. Сезнең эшегезгә җаваплы карашыгыз, аны яратып башкаруыгыз райондагы белем бирү йортларын яшәтә һәм үстерә. Эшкә дәртегез, балаларга булган мәхәббәтегез, укуга һәм укытуга омтылышыгыз бервакытта да сүрелмәсен, һөнәри осталыгыгыз күгендә яңа үрләр яулагыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, күтәренке кәеф, тырыш укучылар, иҗади уңышлар телибез.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев