Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Агачларга “һөҗүм” башланды

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров әмере белән шәһәребезне ямьсезләп һәм электр чыбыкларына, газ торбаларына, кеше тормышына куркыныч тудыручы урыннарда үсүче агачларны кисү башланды. Сер түгел, шәһәребездә корыган агачлар да, әрсез чаганнар да, зур-зур тирәкләр дә күп. Аларның бигрәк тә халык күп йөри торган урыннарда - мәктәпләр, балалар бакчалары, учреждение-оешма...

Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров әмере белән шәһәребезне ямьсезләп һәм электр чыбыкларына, газ торбаларына, кеше тормышына куркыныч тудыручы урыннарда үсүче агачларны кисү башланды.
Сер түгел, шәһәребездә корыган агачлар да, әрсез чаганнар да, зур-зур тирәкләр дә күп. Аларның бигрәк тә халык күп йөри торган урыннарда - мәктәпләр, балалар бакчалары, учреждение-оешма тирәләрендә үскәннәре куркыныч. Шулай ук шәхси йортлар янындагы агачлар да көчле җил вакытында электр чыбыкларын өзәргә, газ торбаларына зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә бу чәршәмбедә шәһәрдә шундый агачларга "һөҗүм" башладылар. Бу көннән Пушкин урамындагы 6нчы йорт тирәсендә 6 агачны кистеләр инде. Бу урыннар шунда ук чүп, ботаклардан да чистартып куелды.
Киселгән агачларны алып китү "Агрызтрансстрой" һәм "Водоканал" ширкәтләренә йөкләнде. Быел Татарстанда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы булса да, тирә-юньгә куркыныч тудыручы агачларны кисү - көн таләбе. Әгәр сезнең йорт янәшәсендә шундый агачлар үсә икән "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитетына 24242 телефоны буенча шалтыратыгыз. Агачларны кисү эше ел буена дәвам итәчәк.
Язын һәм көзен шәһәребез урамнарына яшь агачлар утыртуга да җитди әһәмият биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев