Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ай-һай суык...

2011 елның кышы ишеп-ишеп яуган кар-бураннары белән үзәккә үткән иде. Быел исә салкын һава торышы битне, колак-борыннарны чеметә. Кышның беренче ае декабрьдә температура -5-10градустан түбән төшмәгәч, күпләребез быелгы кыш җылы килә, ахры, дип ялгышканбыз икән. Январь ае кышлыгын күрсәтте. Районыбызның Тугызбуй төбәкләрендәге авылларда температура 35-37 градуска кадәр төште диючеләр дә...

2011 елның кышы ишеп-ишеп яуган кар-бураннары белән үзәккә үткән иде. Быел исә салкын һава торышы битне, колак-борыннарны чеметә. Кышның беренче ае декабрьдә температура -5-10градустан түбән төшмәгәч, күпләребез быелгы кыш җылы килә, ахры, дип ялгышканбыз икән. Январь ае кышлыгын күрсәтте. Районыбызның Тугызбуй төбәкләрендәге авылларда температура 35-37 градуска кадәр төште диючеләр дә булды. Бу суыклар февраль аенда да дәвам итәчәк, һава торышы башка елларга караганда 10 градуска салкынрак, диләр синоптиклар. Халык сынамышлары да суыкларның әле тиз генә китмәвенә ишарәли. Мәсәлән, песиләр бу көннәрдә гел җылы урыннарны гына эзләп йөриләр, һич тә урамга чыгарга сорамыйлар, чыксалар да, тизрәк җылыга керү ягын карыйлар. Ә бу алда да көннәр суык булачак дигәнне фаразлый.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы урамда салкынлык билгеләнгән температурадан төшсә, мәктәпләрдә укыту туктатылып торачак дип хәбәр итте. Урамда -23 градус булганда авыл җирлегендәге башлангыч сыйныф, -25 градус булса, авылда 5-9, шәһәрдә башлангыч сыйныф, -27 градус булганда шәһәрдәге 5-9 сыйныф, -30 градуста авылда 10-11 сыйныф, -32 градус булса, шәһәрдә 10-11 сыйныф укучылары өчен укулар туктатылып торачак.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый суык көннәрдә туңмас һәм өшемәс өчен саклану чараларын күрергә кирәклеген кисәтә. Табиблар исә, урамда озак булмаска, актив хәрәкәтләнергә киңәш итә. Җылы итеп киенергә тырышыгыз. Битегез агарганын сизсәгез, кар белән ышкый күрмәгез, шул урынга җылы бияләегезне куеп торыгыз, өйгә кергәч каз мае сылагыз. Урамда исереп, егылып ятучылар яныннан да битараф кына узып китмәгез. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырыгыз яки полициягә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев