Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ак Барс–Әгерҗе“ командасына тиңнәр юк

Узган шимбәдә "Имәнлек" ял зонасында хезмәт коллективлары арасында традицион туристик слет узды. Район Советы һәм башкарма комитеты аппаратлары, "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы, район үзәк хастаханәсе, мәгариф идарәсе һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия, 27нче училище, прокуратура, район электр челтәре, Пенсия фонды идарәсе, район электр челтәре коллективлары күптөрле спорт ярышларында: гаилә эстафетасында, футбол, волейбол, аркан...

Узган шимбәдә "Имәнлек" ял зонасында хезмәт коллективлары арасында традицион туристик слет узды. Район Советы һәм башкарма комитеты аппаратлары, "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы, район үзәк хастаханәсе, мәгариф идарәсе һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия, 27нче училище, прокуратура, район электр челтәре, Пенсия фонды идарәсе, район электр челтәре коллективлары күптөрле спорт ярышларында: гаилә эстафетасында, футбол, волейбол, аркан тартышуда сынаштылар, аш-суга осталыкларын, кунак каршы алу йоласын күрсәттеләр. Барлык төр ярышлар нәтиҗәләре буенча узган елгы чемпион "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы быел да беренче урын яулады. Икенчедә - 27нче училище, өченче урында - мәгариф идарәсе һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия. Район башлыгы Валерий Макаров җиңүчеләрне тәбрикләп, акчалата бүләкләр тапшырды. "Киләсе елга районда туристик слет уздырыла башлауга - 10 ел. Анда тагын да күбрәк хезмәт коллективлары катнашуын көтеп калабыз", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев