Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Акча ясаучыны табарга ярдәм итегез

23 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Татарстанда "Сак булыгыз: ялган акча" акциясе бара. Полиция хезмәткәрләрен республикада әйләнештә ялган акча йөрү артуы аеруча борчый. Узган ел гына да 50 миллион сумлык шундый акча ачыкланган. Бигрәк тә, 1000 һәм 5000 сумлык акчаларны оста итеп ясаучылар арткан. Мондый ялган акчаларны Казандагы "Магнит", "Пятерочка" сәүдә...

23 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Татарстанда "Сак булыгыз: ялган акча" акциясе бара.

Полиция хезмәткәрләрен республикада әйләнештә ялган акча йөрү артуы аеруча борчый. Узган ел гына да 50 миллион сумлык шундый акча ачыкланган. Бигрәк тә, 1000 һәм 5000 сумлык акчаларны оста итеп ясаучылар арткан. Мондый ялган акчаларны Казандагы "Магнит", "Пятерочка" сәүдә үзәкләрендә, кәрәзле элемтә салоннарында, аптекаларда, ягулык салу станцияләрендә сату-алу вакытында эшкә җигәргә тырышалар.
Быел безнең районда ялган акчага юлыгу очраклары булмады. Ләкин шулай да сак булырга кирәк. Зур тимер юл узелы буларак, Әгерҗегә кайлардан гына килмиләр. Әлеге акция барышында полиция хезмәткәрләре кибетләргә рейдлар, халык белән очрашулар оештырачаклар. Гади халыкка ялган акчаны чыныннан ничек аерырга өйрәтәчәкләр.
Әгәр сезгә кулдан яки кибеттән товар алганда яки сатканда шикле акча тоттыралар икән, аннан баш тартмагыз. Акчасын ваклау өчен төрле сәбәп эзләгез, шул арада тиз генә полициягә 02, 22541 яки 21737 телефоннарына хәбәр итегез. Әлеге шикле кешене башкалар ярдәме белән тоткарлап торыгыз. Әгәр ул кача икән, аның йөзен, машинасының номерын истә калдырырга тырышыгыз.
Ялган акча хуҗасын тотарга ярдәм иткән кешеләргә Эчке эшләр министрлыгы кыйммәтле бүләк һәм акча вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев