Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Акчасы җилгә очты

Әгерҗедә яшәүче ханымның телефонына "Сез автомобиль оттыгыз" дигән хәбәр килгәч, хуҗабикәнең шатлыгы эченә сыймый. Әмма ул, ире белән киңәшләшкәч, машина урынына акча бирүләрен сорый. Ә телефонның теге ягындагылар "Моның өчен сез 16мең сум акча күчерергә тиеш" диләр. Тиз генә баю хыялыннан тәкем "исергән" хатын әлеге сумманы алар әйткән номерга сала...

Әгерҗедә яшәүче ханымның телефонына "Сез автомобиль оттыгыз" дигән хәбәр килгәч, хуҗабикәнең шатлыгы эченә сыймый.

Әмма ул, ире белән киңәшләшкәч, машина урынына акча бирүләрен сорый. Ә телефонның теге ягындагылар "Моның өчен сез 16мең сум акча күчерергә тиеш" диләр. Тиз генә баю хыялыннан тәкем "исергән" хатын әлеге сумманы алар әйткән номерга сала һәм... уч тутырып акча көтә башлый. Мошенникларның кәкре каенга терәткәннәрен, 16меңенең җилгә очканын аңлаганда инде соң була.
Мондый шалтыратуларга һәм смс хәбәрләргә ышана күрмәгез дип кисәтеп торсак та, районда менә шулай мошенниклар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. "Кесә телефоныгызга килгән мондый хәбәрләргә ышана күрмәгез", дип кисәтәләр полиция хезмәткәрләре дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев