Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылларда – янә котырган төлкеләр

Быел берничә ай эчендә генә дә котырган төлкеләрнең авылларга килүенең дүрт очрагы булды инде. Апрельдә Хор.Ключ авылында төлке шәхси хуҗалыкка кереп, сарыкларга ташланды. Аннан төлкенең Салагышта бер шәхси хуҗалыкка керүен хәбәр иттеләр. Әле июнь аенда гына җирән җәнлек Көчектә берничә хуҗалыкка кереп тавыкларын буып чыкты, эт белән сугышты. Лаборатор тикшерүләр...

Быел берничә ай эчендә генә дә котырган төлкеләрнең авылларга килүенең дүрт очрагы булды инде.
Апрельдә Хор.Ключ авылында төлке шәхси хуҗалыкка кереп, сарыкларга ташланды. Аннан төлкенең Салагышта бер шәхси хуҗалыкка керүен хәбәр иттеләр. Әле июнь аенда гына җирән җәнлек Көчектә берничә хуҗалыкка кереп тавыкларын буып чыкты, эт белән сугышты. Лаборатор тикшерүләр бу төлкеләрнең котырган булуын раслады. Июль башында Барҗы-Омга авылында берәүнең төлке белән бәйләнешкә керүе мәгълүм.
Югарыда бәян иткән очраклар гына да районда котырган төлкеләрнең саны артуын һәм аларга карата игътибарлы булырга кирәклеген тагын бер кат искәртә. Хәер, төлкеләргә генә түгел, якут, борсык, бүре, котырган этләргә дә кагыла бу. Әгәр мондый җәнлекләргә тап буласыз икән, якын килергә, ашатырга ашыкмагыз. Аларның сезне тешләве һәм шул рәвешле котыру авыруын йоктыруыгыз ихтимал. Котырган җәнлекләрнең төкереге дә бик куркыныч. Төкерек тиренең зарарланган урыннарына эләксә дә, котырган җәнлек ялаган әйберне тотып караганда да вирусны йоктыру куркынычы зур.
Моннан ничек сакланырга соң? Беренчедән, бервакытта да үлгән төлкеләрнең, бүреләрнең, этләрнең тиресен салдырырга ашыкмагыз. Салдырган очракта кулыгызга перчатка киегез. Эш беткәннән соң кулыгызны 1%лы хлорамин эремәсе белән эшкәртегез, хуҗалык сабыны белән юыгыз, пычакны утта кыздырыгыз. Ауга йөри торган этегезгә ел саен прививка куйдырырга онытмагыз. Инде сезне җәнлек тешли йә аның төкереге тирегезгә эләгә икән, тиз арада шул урыннны сабын белән юыгыз, аннан йод төнәтмәсе белән эшкәртегез һәм медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. Табиб билгеләгән прививка ясау курсын тулысынча үтеп бетерегез. Прививка куйдырганда спиртлы эчемлекләр кулланмагыз. Югыйсә, организмыгызда котыру чиренә иммунитет барлыкка килмәячәк.
Әгәр сез котырган җәнлеккә тап буласыз йә шик туа икән, кичекмәстән 24642 йә 24613 телефоннары аша безнең ветеринария хезмәтенә шалтыратыгыз йә участок ветеринария табибларына хәбәр итегез.
Илгизәр ХАЛИКОВ,
Әгерҗе районы дәүләт ветеринария оешмасы начальниг

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев