Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл-шәһәр урамнары ни хәлдә?

Авылда һәм шәһәрдә үз хуҗалыгы белән торучылардан "озын ялларыгыз ничек узды?" дип сорасаң, күбесе "кар-буран белән көрәшеп" дияр, мөгаен. "Төзелеш идарәсе" предприятиесе эшчеләре дә бу көннәрдә тәүлек әйләнәсе диярлек Әгерҗе урамнарындагы кар белән көрәшә. Район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев төннәрен дә юл чистартучыларның эшен контрольдә...

Авылда һәм шәһәрдә үз хуҗалыгы белән торучылардан "озын ялларыгыз ничек узды?" дип сорасаң, күбесе "кар-буран белән көрәшеп" дияр, мөгаен. "Төзелеш идарәсе" предприятиесе эшчеләре дә бу көннәрдә тәүлек әйләнәсе диярлек Әгерҗе урамнарындагы кар белән көрәшә.
Район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев төннәрен дә юл чистартучыларның эшен контрольдә тоталар.
Шәһәр урамнарын грейдер, КамАЗ машинасы, дүрт трактор кардан чистарталар.
- Олы урамнарны ерып чыктык, хәзер кечерәк урамнар һәм тыкрыкларны кардан чистарта башлыйбыз. Халыктан әллә ни зар-моң ишеткән юк. Әгәр сезнең урамга юлларны чистартучы техника килеп җитми икән, 23130, 24141 телефоннарына шалтыратыгыз, - ди "Төзелеш идарәсе" җитәкчесе Денис Еремин.
Ә авыл урамнары ни хәлдә? Аларны чистарту өчен җаваплы авыл башлыклары буранга каршы көрәшне ничек оештыралар? Бу турыда редакциягә 22962 телефонына шалтыратып хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев