Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл урамнары яктыра

Узган ел Татарстанда яңа проект - авыл урамнарын яктырткыч лампалар белән тәэмин итү программасы эшли башлаган иде. Әлеге программа кысаларында 2014 елда Әгерҗе шәһәренең бер өлешендә, Тирсә, Иж-Бубый, Мордывый, Мукшур авылларында баганаларда лампалар алыштырылды. Быел бу программага 13 авыл - Гали, Нарат, Иске һәм Яңа Эсләк, Үтәгән, Исәнбай, Ямурза, Уразай,...

Узган ел Татарстанда яңа проект - авыл урамнарын яктырткыч лампалар белән тәэмин итү программасы эшли башлаган иде.
 
Әлеге программа кысаларында 2014 елда Әгерҗе шәһәренең бер өлешендә, Тирсә, Иж-Бубый, Мордывый, Мукшур авылларында баганаларда лампалар алыштырылды.
Быел бу программага 13 авыл - Гали, Нарат, Иске һәм Яңа Эсләк, Үтәгән, Исәнбай, Ямурза, Уразай, Кам.Ключ, Красный бор, Көчек, Яңавыл, Тәбәрле авыллары кертелде. Бу көннәрдә Казанның "Опора плюс" ширкәте электриклары авылларда баганаларда лампочкалар алыштыру белән мәшгуль.
- Үтәгән һәм Иске Эсләк авылларында барлыгы 50 лампа алыштырылды. Бу лампалар бик экономияле. Гарантиясе дә бар. Лампа яна калса, ширкәт электриклары үзләре килеп алыштырачаклар, - ди Иске Эсләк авыл башлыгы Галимҗан Муллахмәтов.
Электриклар бу көннәрдә Көчек авылында лампалар алыштыру белән мәшгуль.
- Төп юл узучы Үзәк урам тиздән иң якты урамнарның берсе булачак. Биредә һәм Тукай урамнарындагы баганаларга 36 лампа куелачак. Электриклар 200 метр озынлыкта бишенче линияне алыштырачаклар һәм өч данә исәпләү приборы да куячаклар, - ди авыл башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев