Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Изгелек юлы буйлап

Бүген Әгерҗе Мәдәният сараенда инвалид балалар өчен "Изгелек юлы буйлап" дип аталган бәйрәм чарасы узды. "Мечта" театр студиясе балаларга җыр-биюләр белән бергә спектакльләрдән төрле күренешләр дә тәкъдим итте. Аннан балалар Яңа елга уенчыклар ясау буенча мастер-классларда шөгыльләнделәр. Мастер-классларны коррекцион мәктәп һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары уздырды. Чара азагында нәни...

Бүген Әгерҗе Мәдәният сараенда инвалид балалар өчен "Изгелек юлы буйлап" дип аталган бәйрәм чарасы узды. "Мечта" театр студиясе балаларга җыр-биюләр белән бергә спектакльләрдән төрле күренешләр дә тәкъдим итте.

Аннан балалар Яңа елга уенчыклар ясау буенча мастер-классларда шөгыльләнделәр. Мастер-классларны коррекцион мәктәп һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары уздырды. Чара азагында нәни баллар өчен сәхнәдә бәйге, ә зурраклар өчен дискотека оештырылды.

Инвалидлар көне алдыннан мәктәп укучылары арасында төрле эшләнмәләр ясау буенча "Изгелек кыл" дип аталган бәйге игълан ителгән иде. Район Мәдәният сарае фойесында бу көнне әлеге эшләнмәләрне үз эченә алган күргәзмә дә эшләде. Ә эшләнмәләрнең иң матурларын, иң уңышлыларын инвалид балаларга бүләк итеп тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев