Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Баш автоинспектор нәниләрне сөендерде

18 июньдә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать МИҢНЕХАНОВ Әгерҗедә эшлекле сәфәрдә булды. Баш автоинспектор иң элек 8нче балалар бакчасында нәниләрне юл хәрәкәте кагыйдәләренә ничек өйрәтүләре белән танышты. Нәниләр кунакларны кагыйдәләрне яхшы белүләре белән таң калдырдылар. Балалар хәтта Рифкаь Миңнеханов, район башлыгы Валерий Макаров, районның баш...

18 июньдә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать МИҢНЕХАНОВ Әгерҗедә эшлекле сәфәрдә булды.
Баш автоинспектор иң элек 8нче балалар бакчасында нәниләрне юл хәрәкәте кагыйдәләренә ничек өйрәтүләре белән танышты. Нәниләр кунакларны кагыйдәләрне яхшы белүләре белән таң калдырдылар. Балалар хәтта Рифкаь Миңнеханов, район башлыгы Валерий Макаров, районның баш автоинспекторы Олег Капиловтан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан да алдылар. Баш автоинспектор нәниләргә бүләкләр дә өләште, ә бакчага дүрт велосипед бүләк итте.
Рифкать Миңнеханов, райондагы хокук саклау органнары - суд приставлары, прокуратура, суд, җәмәгать судында булып, хезмәткәрләрнең эше белән танышты. Полиция бинасында гражданнарны кабул итте һәм соңыннан эчке эшләр һәм ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды.
Баш автоинспекторның Әгерҗегә эшлекле сәфәре турында тулырак - газетаның алдагы санында.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев