Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Белем көне белән, хөрмәтле райондашлар!

Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран педагоглар, әти-әниләр, кадерле балалар! Ихлас күңелдән сезне Белем бәйрәме белән котлыйбыз. 1 сентябрь һәр гаилә өчен якын һәм кадерле. Мәктәп еллары иң якты, иң күңелле, иң матур хатирәләре белән безне гомер буе озата бара. Без һәммәбез дә кайчандыр тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәнбез, зур тормышка шуннан...

Хөрмәтле мөгаллимнәр, ветеран педагоглар, әти-әниләр, кадерле балалар! Ихлас күңелдән сезне Белем бәйрәме белән котлыйбыз.
 
1 сентябрь һәр гаилә өчен якын һәм кадерле. Мәктәп еллары иң якты, иң күңелле, иң матур хатирәләре белән безне гомер буе озата бара. Без һәммәбез дә кайчандыр тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәнбез, зур тормышка шуннан аяк басканбыз. 1 сентябрьне аеруча түземсезлек белән көтеп алучы, тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлап керүче беренче сыйныф укучыларына кызыклы, мавыктыргыч белем илендә уңышлар, ә 11 сыйныфка баручы егет-кызларга нык ихтыяр көче, тырышлык телибез. Укытучыларга, әти-әниләргә сабырлык, түземлек юлдаш булсын. Бәйрәм белән! Хәерле сәгатьтә!
Быел 481 кечкенә райондашыбыз 1 сыйныфка укырга бара. Шуларның 322се - шәһәр мәктәпләренә, 159ы - авыл мәктәпләренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев