Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бердәм хезмәт нәтиҗәсе

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында яңа ачылган объектлар белән танышты. Башта ул "Бәләкәч" программасы буенча узган ел ахырында сафка баскан 260 урынлы балалар бакчасында булды. "2011 елда Әгерҗедә тагын өч бакчада өстәмә 200 урын булдырдык. Шулай итеп, шәһәрдә балалар бакчасына чират көткән 500гә якын нәнинең барысы да...

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында яңа ачылган объектлар белән танышты. Башта ул "Бәләкәч" программасы буенча узган ел ахырында сафка баскан 260 урынлы балалар бакчасында булды. "2011 елда Әгерҗедә тагын өч бакчада өстәмә 200 урын булдырдык. Шулай итеп, шәһәрдә балалар бакчасына чират көткән 500гә якын нәнинең барысы да бакчалы булды", диде район башлыгы Фәрит Габбасов.
Илдар Халиков үзгәртеп корганнан соң ачылган балалар, стоматология поликлиникаларының эше белән дә танышты. Табиблар Хөкүмәт рәисенә район үзәк хастаханәсенең табиблар белән тәэмин ителеше 70 процент кына булуы, планда каралган 1500урынына бер елга 3000нән артык авыру кабул итүләре турында зарларын җиткерделәр. И. Халиков район җитәкчелегенә бу проблеманы министрлык белән берлектә якын арада хәл итү бурычын куйды.
Хөкүмәт башлыгы, 4000гә якын шәһәр халкы эшли торган Әгерҗе тимер юл узелы эшче-хезмәткәрләре белән дә очрашып, әңгәмә корды. Соңыннан Илдар Халиков район Советы сессиясендә катнашты. Район башлыгының 2011 елдагы эше турында чыгышын тыңлаганнан соң, ул "Туган шәһәрем Әгерҗегә кайткан саен андагы матур үзгәрешләрне, зур төзелешләрне күреп сөенеп китәм. Фәрит Гарифовичның аеруча тынгысыз, актив, тәвәккәл булуы һәм район халкының бердәм, дус булып эшләве нәтиҗәсе бу", диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев