Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Битараф булмагыз

Сез сыра яки алкогольле эчемлекләрне балигъ булмаган яшүсмерләргә сатуның шаһитлары булдыгызмы? Сезнең йорт белән генә янәшәдәге кибеттә тәүлек әйләнәсе алкогольле эчемлекләр сатыла һәм аларның сыйфаты шик тудырамы? Күршеләрегез көмешкә куып яки сыйфатсыз аракы сату эшен җайга салдылар һәм сезнең подъезддан көне-төне исерекләр өзелмиме? Бу күренешләргә битараф калмагыз! Кулыгызга телефон алып,...


Сез сыра яки алкогольле эчемлекләрне балигъ булмаган яшүсмерләргә сатуның шаһитлары булдыгызмы? Сезнең йорт белән генә янәшәдәге кибеттә тәүлек әйләнәсе алкогольле эчемлекләр сатыла һәм аларның сыйфаты шик тудырамы? Күршеләрегез көмешкә куып яки сыйфатсыз аракы сату эшен җайга салдылар һәм сезнең подъезддан көне-төне исерекләр өзелмиме?
Бу күренешләргә битараф калмагыз! Кулыгызга телефон алып, "кайнар линия"гә - 8(8552)714303 телефоны буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына шалтыратыгыз. Сезнең бер генә мөрәҗәгатегез дә игътибарсыз калмаячак.
"Этил спиртын, составында алкоголь һәм спирт булган продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен тәртипкә салу, алкогольле эчемлекләрне куллануны чикләү" турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы сораулар белән дә шушы телефонга шалтырата аласыз. Сыра сатуга һәм декларация ясауга, алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү, лицензияләүгә кагылышлы сораулар белән дә шушы телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кайнар линия сезнең өчен эшли!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев