Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Cалкыннар көчәя

Бүген иртәнге якта, әйтик, Әгерҗенең янгын сүндерү вышкасындагы электрон табло минус 29 градус күрсәтә иде. Шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр термометрлардагы күрсәткеч минус 35 градуска җитте, диләр. Ә авылларда бу сан минус 30 градус булган. Шулай итеп, салкыннар көчәя. Бүген кайбер әти-әниләр балаларын мәктәпкә инде куркып кына озаттылар. Шәһәр мәктәпләренең башлангыч...

Бүген иртәнге якта, әйтик, Әгерҗенең янгын сүндерү вышкасындагы электрон табло минус 29 градус күрсәтә иде. Шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр термометрлардагы күрсәткеч минус 35 градуска җитте, диләр. Ә авылларда бу сан минус 30 градус булган.
Шулай итеп, салкыннар көчәя. Бүген кайбер әти-әниләр балаларын мәктәпкә инде куркып кына озаттылар. Шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларына укучыларның 70 проценты килгән. Авыл мәктәпләрендә укучы балаларның яртысын мондый салкыннар да куркытмаган.
Медицинага килгәндә, хәлләр әлегә куркыныч түгел. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә күпчелек ОРВИ, гипертония, йөрәк авырулары белән мөрәҗәгать итәләр, астма белән авыручылар саны да арткан. Сөенечкә, салкыннан туңучылар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев