Сәнгать мәктәбе – җиңүче
"Чәчәк атучы Әгерҗе" бәйгесенең шәһәр оешмалары арасындагы "Предприятиенең яшел бизәге" номинациясенә йомгак ясалды. I урын Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбенә бирелде. II урында - Федераль казначылыкның Әгерҗе районы бүлеге. III урында - Пенсия фонды идарәсе. Эшмәкәрләр арасындагы бәйгедә шәһәребезнең К.Маркс урамындагы 16нчы йортның беренче катындагы шәхси предприятиеләр җиңү яулады: Сергей Иванов,...
"Чәчәк атучы Әгерҗе" бәйгесенең шәһәр оешмалары арасындагы "Предприятиенең яшел бизәге" номинациясенә йомгак ясалды.
I урын Әгерҗе балалар сәнгать мәктәбенә бирелде.
II урында - Федераль казначылыкның Әгерҗе районы бүлеге.
III урында - Пенсия фонды идарәсе.
Эшмәкәрләр арасындагы бәйгедә шәһәребезнең К.Маркс урамындагы 16нчы йортның беренче катындагы шәхси предприятиеләр җиңү яулады: Сергей Иванов, Ольга Герасимова, Раиса Григорьевых, Олег Садовин, Анфиса Зәйнуллина, Елена Кочнева, "Бережная аптека", Людмила Кузикова, Фирдаус Борһанетдинов;
II урында - Гөлназ Идрисова, Ирина Садовникова;
III урында - Раида Корбанова, Аидә Хасимова.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров, шәһәребезне чәчәкләр белән бизәүчеләргә рәхмәт белдереп, премияләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев