Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчәк ата туган Әгерҗебез

Хөрмәтле райондашлар, шәһәребез кунаклары! Барыгызны да зур бәйрәм - Шәһәребез көне белән котлыйбыз. Ел саен без бу көнне зур шатлык һәм горурлык хисләре белән каршы алабыз. Әгерҗебез елдан-ел матурлана, бик күп йортлар сафка баса. Димәк, биредә яшәү тагын да яхшыра, заманча төс ала. Сезгә туган шәһәребезне яратканыгыз, аңа тугры калганыгыз,...

Хөрмәтле райондашлар, шәһәребез кунаклары! Барыгызны да зур бәйрәм - Шәһәребез көне белән котлыйбыз.
Ел саен без бу көнне зур шатлык һәм горурлык хисләре белән каршы алабыз. Әгерҗебез елдан-ел матурлана, бик күп йортлар сафка баса. Димәк, биредә яшәү тагын да яхшыра, заманча төс ала.
Сезгә туган шәһәребезне яратканыгыз, аңа тугры калганыгыз, Әгерҗебез өчен тырышып хезмәт куйганыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Әмма ирешелгәннәр белән һич кенә дә тукталып калырга ярамый. Безнең алда - зур бурычлар, хәл итәсе мәсьәләләр. Ә аларны тормышка ашыру өчен бердәм көч кирәк.
Әгерҗенең 370 еллык бай тарихы бар. Шәһәр буларак быел аның 77 еллыгын билгеләп үтәбез. Аның һәр елы кабатланмас һәм тарих битләренә матур сәхифәләре белән кереп кала.
Бәйрәм көнендә гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек, шатлык-сөенечләр, эшләрегездә уңышлар, өлкән буынга бәхетле көннәр, тыныч картлык телибез.
Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев