Сөтне тугыз сумнан җыялар
Бу атнада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валерий Макаров Әгерҗедә "Вамин" җәмгыятенең Чаллы филиалы директоры Рәзиф Кәримов һәм районда халыктан сөт җыеп, аны әлеге филиалга тапшыручы эшмәкәрләр белән очрашты. Район җитәкчесе халыктан сөтне сатып алу бәяләрен күтәрү турындагы мәсьәләне күтәрде. Әлеге сөйләшү нәтиҗәсендә "Кама"(җитәкчесе Гөлсара Әхмәтшина), "Дуслык" (Рәис Мөхәммәдиев),...
Бу атнада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Валерий Макаров Әгерҗедә "Вамин" җәмгыятенең Чаллы филиалы директоры Рәзиф Кәримов һәм районда халыктан сөт җыеп, аны әлеге филиалга тапшыручы эшмәкәрләр белән очрашты. Район җитәкчесе халыктан сөтне сатып алу бәяләрен күтәрү турындагы мәсьәләне күтәрде. Әлеге сөйләшү нәтиҗәсендә "Кама"(җитәкчесе Гөлсара Әхмәтшина), "Дуслык" (Рәис Мөхәммәдиев), "Руслан" (Рафис Муллахмәтов) ширкәтләре сентябрь аеннан халыктан сөтнең литрын 9 сумнан җыялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев