Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дан һәм хөрмәт сезгә

11 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Хрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез. Бу - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең генә түгел, ә авылда яшәүчеләрнең бәйрәме. Алар таңнан алып караңгыга кадәр ялсыз эшләп, икмәк, яшелчә үстерәләр, безне сөт, ит...

11 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.
 
Хрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез.
Бу - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең генә түгел, ә авылда яшәүчеләрнең бәйрәме. Алар таңнан алып караңгыга кадәр ялсыз эшләп, икмәк, яшелчә үстерәләр, безне сөт, ит һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәләр.
Хезмәтне яратуыгыз, сайлаган һөнәрегезгә тугрылык саклавыгыз өчен зур рәхмәт. Әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны да без тырышлык, сабырлык үрнәге дип атыйбыз һәм алар алдында баш иябез.
Бәйрәм белән котлап, нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, иртәгәге көнгә ышаныч белән каравыгызны, алдагы елда һава шарларының авыл хуҗалыгы өчен уңай булуын телим. Авыр хезмәтегез бәрабәренә яңадан-яңа үрләр яуларга, якташларыгызның рәхмәтен ишетеп яшәргә язсын.
Хөрмәт белән район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев