Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгәр мин Кыш бабай булсам

Барыбыз да сагынып көткән Яңа ел бәйрәмнәренә дә санаулы гына көннәр калып бара. Гомер узган саен без, оныкларга карап, балачагыбыздагы Чыршы бәйрәмнәренең матур хатирәләрен сагынып искә алабыз. Дөрес, ул елларда бүгенге кибетләрдәге кебек күз явын алырдай карнавал костюмнары да, бал-маскарад битлекләре дә, чыршы уенчыклары да юк иде, әлбәттә. Әмма әниләребез...

Барыбыз да сагынып көткән Яңа ел бәйрәмнәренә дә санаулы гына көннәр калып бара.
Гомер узган саен без, оныкларга карап, балачагыбыздагы Чыршы бәйрәмнәренең матур хатирәләрен сагынып искә алабыз. Дөрес, ул елларда бүгенге кибетләрдәге кебек күз явын алырдай карнавал костюмнары да, бал-маскарад битлекләре дә, чыршы уенчыклары да юк иде, әлбәттә. Әмма әниләребез калдык материаллардан, марлядан, чыршы уенчыклары ватыклары белән бизәп, заманына күрә матур Яңа ел костюмнары әзерлиләр иде. Менә шул елларда төшкән гаилә архивыгыздагы фотосурәтләрегезне редакциягә җибәреп, балачагыгыздагы Чыршы бәйрәмнәре турындагы матур истәлекләрегез белән "БАЛАЧАККА КАЙТЫП КИЛИК ӘЛЕ" дигән рубрикада уртаклашсагыз иде.

***

Елан елына аяк атлар алдыннан тагын бер тема тәкъдим итәбез. "ӘГӘР МИН КЫШ БАБАЙ БУЛСАМ" дигән темага сездән хатлар көтәбез. Тормышыбызны яхшырту өчен Елан елында ниләр эшләр идегез, нинди теләкләрегез, хыялларыгыз бар? Барысын да безнең белән ачыктан-ачык уртаклаша аласыз. Яңа идеяларегез, хыялларыгыз, теләкләрегезгә, бәлки, район җитәкчеләре дә колак салыр.
Сездән 25 декабрьгә кадәр фотосурәтләр, кызыклы язмалар көтәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев