Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе шәһәренә – 75 ел

Быел Әгерҗе шәһәре оешуга 75 ел тула. Шул уңайдан шәһәрдә бәйрәмгә хәзерлек чаралары старт ала. "Бәйрәмне уздырудан беркем дә читтә калмасын. Һәркем "бу - безнең шәһәребез" дип үз өлешен кертсен иде", - дип мөрәҗәгать итә район җитәкчелеге шәһәр халкына. Ә җитәкчелек, үз чиратында, бәйрәмне кабатланмас һәм онытылмас итеп уздыру ягын...

Быел Әгерҗе шәһәре оешуга 75 ел тула.

Шул уңайдан шәһәрдә бәйрәмгә хәзерлек чаралары старт ала. "Бәйрәмне уздырудан беркем дә читтә калмасын. Һәркем "бу - безнең шәһәребез" дип үз өлешен кертсен иде", - дип мөрәҗәгать итә район җитәкчелеге шәһәр халкына. Ә җитәкчелек, үз чиратында, бәйрәмне кабатланмас һәм онытылмас итеп уздыру ягын хәстәрли башлады инде. Бу көнне үзәк урамда шәһәр һәм район кул осталары эшен чагылдырган күргәзмәләр оештырылачак, тарихи мизгелләрне сурәтләүче стендлар куелачак, сәүдә нокталары, аттракционнар эшләячәк. Ә хезмәт коллективлары өчен парад уздыру планлаштырыла. Бәйрәмнең тантаналы өлеше Үзәк стадионда узачак. Тантаналы өлештән соң биредә төрле спорт уеннарына старт биреләчәк. Бәйрәмнең кичке өлеше Район мәдәният сарае каршындагы мәйданда булачак. Анда районыбыз үзешчәннәре иң матур чыгышларын тәкъдим итәчәк. Аннан - дискотека. Бәйрәм фейерверк белән тәмамланачак.
Әлеге көнгә дүрт айдан кимрәк вакыт калып бара, чөнки бәйрәмне 3 августта уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев