Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗегә махсус поезд килә

24 октябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, көндезге 11 сәгать 25 минутта Әгерҗе станциясенә ЛДПРның махсус поезды килә. Поезд пассажирлары - Владимир Жириновский җитәкчелегендәге РФ Дәүләт Думасы депутатлары. Аларга сез үз сорауларыгыз белән мөрәҗәгать итә аласыз. Онытмагыз: поезд станциядә нибары 40 минут кына тора. Шуңа күрә мөрәҗәгатегезне алдан ук язма рәвештә ЛДПР фракциясе...


24 октябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, көндезге 11 сәгать 25 минутта Әгерҗе станциясенә ЛДПРның махсус поезды килә.
Поезд пассажирлары - Владимир Жириновский җитәкчелегендәге РФ Дәүләт Думасы депутатлары. Аларга сез үз сорауларыгыз белән мөрәҗәгать итә аласыз.

Онытмагыз: поезд станциядә нибары 40 минут кына тора. Шуңа күрә мөрәҗәгатегезне алдан ук язма рәвештә ЛДПР фракциясе җитәкчесе В.В.Жириновский исеменә әзерләп куюыгыз мәслихәт. Мөрәҗәгатьне ирекле төстә язарга була. Иң беренче чиратта проблеманың асылын күрсәтергә кирәк. Аннан әлеге проблеманы чишү өчен нишләргә кирәклеген үтенүегезне бәян итегез. Әйтик, моның өчен хакимият башлыгы, губернатор, Президент һәм башкалар исеменә мөрәҗәгать юлларга кирәк, дип. Кирәк булган очракта мөрәҗәгатькә башка документларыгызның күчермәләрен дә беркетә аласыз. Әйтик, сезнең мөрәҗәгать хатларына оешмалар, хакимият органнары ни дип җавап биргән һ.б.лар.
Барлык документлар да икешәр экземплярда булырга тиеш.
ЛДПРның Әгерҗе җирле бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев