Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Финанс ярдәме кемгә күрсәтелә?

2011 елның 2 июнь төнендә Пугачеводагы хәрби частьта булган шартлау нәтиҗәсендә Әгерҗедәге йорт-җиренә, мал-мөлкәтенә зур зыян күрүчеләргә финанс ярдәме күрсәтү быел да дәвам итә. Район башкарма комитетында кемнәргә ярдәм күрсәтелүен болай дип аңлаттылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм дәүләт властеның федераль органнары раслаган исемлек нигезендә шартлау булган көнгә яшәү урынында теркәлгән...

2011 елның 2 июнь төнендә Пугачеводагы хәрби частьта булган шартлау нәтиҗәсендә Әгерҗедәге йорт-җиренә, мал-мөлкәтенә зур зыян күрүчеләргә финанс ярдәме күрсәтү быел да дәвам итә. Район башкарма комитетында кемнәргә ярдәм күрсәтелүен болай дип аңлаттылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм дәүләт властеның федераль органнары раслаган исемлек нигезендә шартлау булган көнгә яшәү урынында теркәлгән һәр кешегә 50 мең сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтелә. Әмма шунысы да бар, әлеге түләүләр гадәттән тыш хәл булган көннән, ягъни 2011 елның 3 июненнән башлап бер ай дәвамында шәхси торак йортын тикшереп акт төзелгән гражданнарга гына түләнә. Финанс ярдәме күрсәтелүчеләр исемлеге белән Әгерҗе районының agryz.tatarstan.ru сайтында таныша аласыз.
Акча алу өчен "Ак Барс" банкның Әгерҗедәге өстәмә офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев