Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе “Бердәм Россия“гә зур ышаныч күрсәтте

14 сентябрьдә узган Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар Татарстан тарихына бик зур һәм мөһим вакыйга булып кереп калды. Бу көнне республикабыздагы сайлаучыларның күпчелеге, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән "Бердәм Россия" командасына зур ышаныч күрсәтеп, үзенең киләчәген сайлады. Әгерҗелеләр - сайлауда Районыбыздагы 50 сайлау участогында иртәнге сәгать 7дән үк җанлылык хөкем сөрде. Исемлеккә...

14 сентябрьдә узган Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар Татарстан тарихына бик зур һәм мөһим вакыйга булып кереп калды. Бу көнне республикабыздагы сайлаучыларның күпчелеге, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән "Бердәм Россия" командасына зур ышаныч күрсәтеп, үзенең киләчәген сайлады.

Әгерҗелеләр - сайлауда

Районыбыздагы 50 сайлау участогында иртәнге сәгать 7дән үк җанлылык хөкем сөрде. Исемлеккә кертелгән 26 меңнән артык сайлаучының кичке 8гә 24058е, участокларга килеп, тавыш бирүдә катнашты. Бу - барлык сайлаучыларның 92,02 проценты сайлауда үз фикерен җиткерде дигән сүз. Районыбыз сайлаучылары кайсы партияләр һәм кандидатлар өчен ничек тавыш бирде икән?
"Бердәм Россия" - 21402 сайлаучы, 89,11 процент.
"Гадел Россия" - 243 сайлаучы, 1,01 процент.
"Родная партия РТ" - 56 сайлаучы, 0,23 процент.
ЛДПР - 987, 4,11 процент.
КПРФ - 1131 сайлаучы, 4,71 процент.
"Родина" партиясе - 64 сайлаучы, 0,27 процент.
"Россия коммунистлары" - 87 сайлаучы, 0,36 процент.

42нче бер мандатлы Менделеев сайлау округы буенча:

Ниязов Эрнст - 2503 сайлаучы, 10,42 процент.
Ханбиков Ринат - 21251 сайлаучы, 88,48 процент.
Шарашкин Андрей - 208 сайлаучы, 0,87 процент.

Татарстан буенча "Бердәм Россия" сайлаучыларның 84,26 процент тавышын җыйды. Ул Татарстан Парламентында 47 мандат алачак. Моннан тыш, Хөкүмәт партиясе бер мандатлы 36 округта җиңде. Димәк, "Бердәм Россия" Дәүләт Советында 83 мандат алачак. Республика Парламентына моннан тыш тагын КПРФ һәм ЛДПРдан бер кандидат узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев