Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе районы бакчаларында эшләүче рус телле тәрбиячеләр татарча бәйгедә сыналды

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче рус телле тәрбиячеләр арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" бәйгесе районда тәүге тапкыр уздырылса да, ул күпләрдә соклану хисләре генә уятты. Татар теленә өйрәнү рус милләтеннән булган тәрбияче өчен җиңелләрдән түгел. Ул - шул ук чит тел бит. Әмма бакчада эшләүче татар теле педагогларының ярдәме...

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче рус телле тәрбиячеләр арасында "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" бәйгесе районда тәүге тапкыр уздырылса да, ул күпләрдә соклану хисләре генә уятты.

Татар теленә өйрәнү рус милләтеннән булган тәрбияче өчен җиңелләрдән түгел. Ул - шул ук чит тел бит. Әмма бакчада эшләүче татар теле педагогларының ярдәме белән алар тырышып-тырышып әлеге телне үзләштерергә тырышалар. Алар өчен атнага бер тапкыр дәресләр уздырыла. Аннан узган ел тәрбиячеләр, интернетта "Ана теле" проектында катнашып, 9 баскычны уңышлы гына үттеләр. Рус телле педагогларның 167 татарча сүз белүе дә бурыч итеп куелды.

Тәрбиячеләр бәйгедә "Визитка", "Тәрҗемә ит", "Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм", "Ирекле микрофон" бәйгеләрендә сыналдылар. Иң күп баллны 9нчы балалар бакчасыннан Ирина Скоболева җыйды. Ул декабрьдә Казанда район данын яклап чыгыш ясаячак. Икенче-өченче урыннарда - 1нче бакчадан Дина Пажбекова һәм 4нче бакчадан Екатерина Петрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев