Әгерҗе районы башлыгы сайланды
Район хакимиятендә Әгерҗе муниципаль район Советының I сессиясе узды. Сессия эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты. Сессиядә район Советы депутатлары бертавыштан район башлыгы итеп Валерий Макаровны сайладылар. Район башлыгы урынбасары итеп Ришат Нурисламов билгеләнде. Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бәйге игълан ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев