Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе районы укучылары инша яза

Бүген мәктәп тәмамлаучы 149 укучы, 2016 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын яза. Чыгарылыш сыйныфларның фикерләү сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирүче бу сынау узган елда кире кайтарылды. Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк....

Бүген мәктәп тәмамлаучы 149 укучы, 2016 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын яза. Чыгарылыш сыйныфларның фикерләү сәләтен ачыкларга мөмкинлек бирүче бу сынау узган елда кире кайтарылды.


Укучыларга иҗат эше өчен 4 сәгатькә якын, төгәлрәге, 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала.

Катнашучыга үзе белән кара төстәге каләм, шәхесне раслаучы документ, катнашучы өчен күрсәтмәләр, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алырга рөхсәт ителә. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк. Имтихан вакытында телефон һәм смартфон, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллар, язмалардан, үзләре алып килгән сүзлекләрдән файдаланырга, кабинетлардан инша темаларын алып чыгарга, бланк һәм темаларны фотосурәткә төшерергә ярамый.

Конкрет темалар укучыларга йомгак иншасы башланганчы 15 минут алдан гына игълан ителә Әмма тематик юнәлешләр инде билгеле. Быел шундыйлар итеп "Вакыт", "Өй", "Мәхәббәт", "Юл" һәм "Әдәбият елы" сайланган.

Инша өчен билгеләр куелмаячак. Ул "зачет" яки "незачет" дип кенә бәяләнәчәк. Әгәр дә иншада 250дән, ә изложениедә 150дән кимрәк сүз була икән, ткшерүче шунда ук "незачет" куячак. Текст кемнәндер күчерелгән булса да шундый ук бәя булачак. Цитаталарны чыганакны күрсәтеп кенә китерергә була. Әмма алар үз текстыңнан артып китмәскә тиеш.

Инша текстлары укырга кергәндә дә кирәк булуы ихтимал. Югары уку йорты иҗади эш өчен баллар өсти ала. Һәр вуз үз критерийларын үзе билгели. Инша нәтиҗәләре 4 ел гамәлдә булачак

"Незачет" булган очракта укучы бердәм дәүләт имтиханына кертелми. Әмма беренче сынау вакытында начар нәтиҗә күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучысы аны 2016 елның 3 февралендә һәм 6 маенда яңадан яза алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев