7 июньдә Әгерҗе Сабан туе мәйданында сезне ниләр көтә:
10 сәгать - ат чабышы.
11 сәгать - Сабан туен ачу тантанасы, ат чабышында һәм машинаны фигуралы йөртү ярышларында катнашучыларны бүләкләү, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү.
12.30 сәгать - иҗат мәйданчыгында Ижауның "Вертикаль" бию театры артистлары чыгышы, уеннар, конкурслар.
12.30 сәгать -...

12.30 сәгать - волейбол, йөгерү буенча ярышлар.
13.30 сәгать - гер күтәрү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерүләр, аркан тартышу, чүлмәк вату һ. б.лар.
14.30 сәгать - милли көрәш ярышлары.
18 сәгать - көрәш батырларын хөрмәтләү.
18.45 сәгать - колгага менү.
Сабан туе мәйданында татар, урыс, мари, удмурт мәйданчыклары эшли. Аттракционнар, күчмә сәүдә нокталары, җәмәгать туклануы предприятиеләре - барысы да сезгә хезмәт күрсәтәчәк.
7 июнь көнне Сабан туе мәйданына 8.30 сәгатьтән махсус автобуслар йөриячәк. Алар Мәдәният сарае һәм "Булгар-Икмәк" предприятиесе каршыннан кузгалып китә. 12-14 сәгатьләрдә төшке аш.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев