Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗе туристлары унынчы тапкыр җыела

29 августта Әгерҗедәге "Орешник"та оешма-предприятиеләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган традицион Туристик слет уздырыла. Әлеге слет та тәүге юбилеена килеп җитте. Быел аны Әгерҗедә унынчы тапкыр уздырачаклар. - Алдагы слетлар бик күңелле уза иде. Иртәдән кичкә кадәр командалар төрле ярышларда үзләрен сыныйлар, табигать кочагында тәмле ризыклар әзерлиләр, җыр-биюгә осталыкларын...

29 августта Әгерҗедәге "Орешник"та оешма-предприятиеләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган традицион Туристик слет уздырыла.
Әлеге слет та тәүге юбилеена килеп җитте. Быел аны Әгерҗедә унынчы тапкыр уздырачаклар.
- Алдагы слетлар бик күңелле уза иде. Иртәдән кичкә кадәр командалар төрле ярышларда үзләрен сыныйлар, табигать кочагында тәмле ризыклар әзерлиләр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәтәләр. Быел слетта ГТО нормаларын тапшыруны да кертергә планлаштырабыз, - ди спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.
Программада:
Сәгать 11дә - слетны ачу, "Визитка" конкурсы;
Сәгать 12дә - туристик маршрут буенча биремнәрне үтәү;
Сәгать 1дә - пешекчеләр бәйгесе;
14.30 сәгатьтә - волейбол, футбол, гер ыргыту, эстафета;
16 сәгатьтә - аркан ыргыту;
16.30 сәгатьтә - туристик җыр;
17 сәгатьтә - слет җиңүчеләрен бүләкләү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев