Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әгерҗедә – яңа җитәкче

"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы депутатлары дүшәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Моңа кадәр Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Раил Ваһапов шәхси гаризасы нигезендә эштән китү сәбәпле, бу вазифага конкурс игълан ителгән иде. Район башкарма комитетының эшләр башкаручысы Роман Альчиков һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан...

"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге Советы депутатлары дүшәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.

Моңа кадәр Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Раил Ваһапов шәхси гаризасы нигезендә эштән китү сәбәпле, бу вазифага конкурс игълан ителгән иде. Район башкарма комитетының эшләр башкаручысы Роман Альчиков һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев әлеге конкурста катнашу өчен гариза яздылар.
Утырышта Роман Альчиков, депутатлар каршында чыгыш ясап, болай диде:
- Әгәр миңа ышаныч күрсәтсәгез, беренче эш көннәремнән үк халыкны борчыган проблемаларны хәл итү өчен тырышачакмын. Бүгенге көндә бигрәк тә шәһәрне чиста, төзек тоту, кышын шәһәр урамнарын, күпкатлы йортлар территорияләрен кардан чистарту, Яңа елга Әгерҗене матур итеп бизәү кебек мөһим эшләрне бергәләп башкару җирле властьның көн кадагындагы бурычлары дип саныйм. Ел ахырына кадәр 2015 елга Әгерҗене үстерү планын төзергә кирәк дип ул кайбер төп бурычларга тукталды.
Район башлыгы Валерий Макаров Роман Альчиковның эшлекле сыйфатларына тукталды. Бу эшнең аеруча мөһимлегенә, шәһәр тормышында барысын да күреп, халык арасында кайнап, аның мәнфәгатьләре өчен көрәшергә, чын мәгънәсендә, халыкка хезмәт итәргә кирәклегенә басым ясады.
Депутатлар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ике кандидат арасыннан Роман Альчиковка бердәм булып тавыш бирделәр. Шулай итеп, Роман Владимирович Альчиков Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев