Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җиңү бәйрәме тантаналары

Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан шәһәребездә узачак чараларга рәхим итегез. 8 майда 13 сәгатьтә мәктәп укучыларын һәм барлык хезмәт коллективларын Әгерҗенең үзәк урамында узачак "Тынычлык эстафетасы"нда катнашырга чакырабыз. 9 Майда сәгать 11дә Җиңү мәйданында сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, шәһәрдәшләребез һәм кунаклар өчен Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган...


Бөек Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан шәһәребездә узачак чараларга рәхим итегез.
8 майда 13 сәгатьтә
мәктәп укучыларын һәм барлык хезмәт коллективларын Әгерҗенең үзәк урамында узачак "Тынычлык эстафетасы"нда катнашырга чакырабыз.
9 Майда сәгать 11дә Җиңү мәйданында сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, шәһәрдәшләребез һәм кунаклар өчен Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышланган тантана.
9 Майда 19 сәгатьтә Удмуртиянең "Танок" дәүләт ансамбле катнашында бәйрәм концерты. 23 сәгатьтә - бәйрәм салюты.
Дәһшәтле сугышның барлык михнәт-газапларын үз җилкәләрендә күтәргән якыннарыгызның хәлен белергә, күчтәнәчләр алып тәбрикләргә, мәрхүмнәрнең каберләрен зират кылырга онытмагыз. Өлкәннәр көтеп ала торган "Әгерҗе хәбәрләре"н икенче яртыеллыкка яздырып бүләк итсәгез дә ветераннар өчен сөенеч булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев