Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Грипп чигенергә ашыкмый

Соңгы көннәрдә район үзәк хастаханәсенә, поликлиникага, ашыгыч ярдәм бүлегенә грипп һәм ОРВИ белән авырып мөрәҗәгать итүчеләр аеруча ешайган. Көне-көне белән аларның саны 70тән артып китә. Быелгы гриппның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соң? Аннан ничек сакланырга? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу өчен табибларга мөрәҗәгать иттек. Лилия ХӨСӘЕНОВА, йогышлы авырулар бүлеге мөдире,...

Соңгы көннәрдә район үзәк хастаханәсенә, поликлиникага, ашыгыч ярдәм бүлегенә грипп һәм ОРВИ белән авырып мөрәҗәгать итүчеләр аеруча ешайган. Көне-көне белән аларның саны 70тән артып китә. Быелгы гриппның үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соң? Аннан ничек сакланырга? Шушы һәм башка сорауларга җавап алу өчен табибларга мөрәҗәгать иттек.
Лилия ХӨСӘЕНОВА, йогышлы авырулар бүлеге мөдире, табиб-эпидемиолог вазифаларын башкаручы:
- Быел да гриппның билгеләре башка еллардагы кебек үк: югары температура, тән сызлау, хәл булмау, буын һәм мускулларның авыртуы, сулыш алу авырлашу, коры йөткерү, күздән бертуктаусыз яшь агу... Моңа өстәп, кайберәүләрдә эч китү, косу да күзәтелә. Авыручылар арасында балалар, бигрәк тә кече яшьтәге сабыйлар күп. Вакцинация узмаучылар авыруга аеруча тиз бирешә һәм алар грипп белән ОРВИны авыр кичерәләр. Әле күптән түгел поездда кайтучы бер яшь кенә кызны авыр хәлдә хастаханәгә китерделәр. Красноярск кызының Санкт-Петербургтан экскурсиядән кайтуы булган. Поездда хәле авырайгач, Әгерҗе станциясендә ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар. Кызда авыр формадагы грипп һәм шуның нәтиҗәсендә үпкә ялкынсынуы барлыкка килүе ачыкланды. Хәле бераз җиңеләйгәннән соң аны Чаллы хастаханәсенә озаттык. Хәзер хәле яхшыруга таба бара.
Шунысын онытмагыз: грипптан соң өзлегү ихтималы булуы аеруча куркыныч. Нинди өзлегүләр барлыкка килергә мөмкин соң? Үпкә ялкынсынуы, бронхит, отит, ринит, миокардит, перикардит, менингит һәм башкалар. Элек булган хроник авыруларның тагын да көчәюе, кискенләшүе ихтимал. Шуңа күрә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми. Авыру билгеләре барлыкка килү белән табибка мөрәҗәгать итегез. Хәлегез гаять авыр икән ашыгыч ярдәм машинасы чакыртыгыз. Күпләр үзләрендә авыру билгеләрен сизсәләр дә, эшкә йөриләр. Шул рәвешле, башкаларның да сәламәтлеген куркыныч астына куялар.
Быел безнең районда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны башка елларга караганда күбрәк булса да, әлегә эпидемия күзәтелми: балалар бакчалары, мәктәпләр гадәти режимда эшлиләр. Ә менә хастаханәгә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук карантин режимы кертелде. Һәр хезмәткәрнең маска киеп йөрүен таләп итәбез. Сүз уңаеннан: җәмәгать урыннарында булганда, җәмәгать транспортында йөргәндә сез дә маска киегез. Халык күп йөри торган оешмаларда эшләүче хезмәткәрләргә дә маска кияргә киңәш итәбез.
Василий ГУСАРОВ, поликлиника табиб-инфекционисты:
- Грипп һәм ОРВИ белән авырмауның иң ышанычлы чарасы булып вакцинация тора. Тик хәзер прививка ясатырга соң инде. Шуңа күрә райондашларыбыз алдагы елларда вакцинацияне вакытында ясатсыннар иде. Прививка ясату өзлегү барлыкка килү ихтималын да киметә.
Моннан тыш, грипптан ничек сакланырга соң? Беренчедән, арбидол, ремантадин, кагоцел, интерферон, гриппферон, виферон кебек вируска каршы препаратлар эчәргә кирәк. Шулай ук борынны дөрес итеп юдыру грипп һәм ОРВИ белән авыру ихтималын 3-5 тапкырга киметә. Авыру кеше белән бәйләнешкә кермәү, бәйләнешкә кергән очракта борынга интерферон тамызу, кулларны сабынлап юу, бүлмәләрне җилләтү, халык күп җыела торган урыннарда булмаска тырышу турында да онытырга ярамый. Шулай ук халык медицинасы киңәшләрен истә тоту да ярдәм итми калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев