Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәт хакын конвертта алма

Районыбыздагы җирле үзидарә органнары хезмәт килешүе төземичә генә эшкә кабул итүче, хезмәт хакын конвертта гына түләүче, страховой взносларны күчермәүче эш бирүчеләргә каршы кискен көрәш алып баралар. Мондый җитәкчеләр закон нигезендә җәзага тартылалар. Әмма андый намуссыз эш бирүчене ачыклау өчен теге яки бу җитәкче кул астында эшләүчеләрдән дә әлеге тискәре күренешкә...

Районыбыздагы җирле үзидарә органнары хезмәт килешүе төземичә генә эшкә кабул итүче, хезмәт хакын конвертта гына түләүче, страховой взносларны күчермәүче эш бирүчеләргә каршы кискен көрәш алып баралар.
 
Мондый җитәкчеләр закон нигезендә җәзага тартылалар. Әмма андый намуссыз эш бирүчене ачыклау өчен теге яки бу җитәкче кул астында эшләүчеләрдән дә әлеге тискәре күренешкә битараф булмау сорала. Эш эзләүче кешене эш бирүче хезмәт килешүе төземичә генә кабул итәчәге, хезмәт хакын да конвертта гына бирәчәге турында алдан кисәтеп куйса да еш кына гади кеше бу таләпләрнең аны киләчәктә пенсиясез калдырачагы турында уйлап та карамый. Бу, бер караганда, аңлашыла да. Чөнки аңа бүген эшкә урнашу, тизрәк хезмәт хакы алу кадерлерәк. Әмма бүгенге көн белән генә яшәп булмый бит. Киләчәгең, картлыгың турында бүгеннән үк кайгыртырга кирәк.
Сезне эшкә кабул иткәндә хезмәт килешүе төзергә теләмиләр икән, бу турыда "кайнар линия"гә 22151, 21073 телефоннарына хәбәр итегез. Курыкмагыз, сезнең шалтырату сер итеп сакланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев