Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Икегә бүлеп түли аласыз

Әгәр гаиләдә җан башына айлык керем 10 мең сумга кадәр генә икән, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасы өчен акчаны икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак. Исегезгә төшереп үтәбез, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасы өчен түләүләр сизелерлек арта. Әмма Татарстан Хөкүмәте ата-аналарны авыр хәлдә калдырмый. Бакча өчен түләүгә республика казнасыннан...


Әгәр гаиләдә җан башына айлык керем 10 мең сумга кадәр генә икән, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасы өчен акчаны икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак.
Исегезгә төшереп үтәбез, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасы өчен түләүләр сизелерлек арта. Әмма Татарстан Хөкүмәте ата-аналарны авыр хәлдә калдырмый. Бакча өчен түләүгә республика казнасыннан өстәмә компенсация гаиләдә җан башына айлык керем 20 мең сумга кадәр булган очракта түләнәчәк. Районда бүгенгә 223 ата-ана, өстәмә компенсация сорап, республика матди ярдәм үзәгенең Әгерҗе бүлекчәсенә мөрәҗәгать итте. Гаризалар һәм документлар ел ахырына кадәр кабул ителә.
Бу атнада тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште. Гаиләдә керем җан башына 10 мең сумга да тулмаган очракта бакча өчен икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак. Ата-ана түләүнең икенче өлешен өстәмә компенсацияне алгач түли ала. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәзер аның механизмын әзерлиләр.
Хөрмәтле ата-аналар, социаль яклау идарәсендә балалар бакчасы өчен түләүгә өстәмә компенсация алу өчен документлар тапшыруны озакка сузмавыгызны сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев