Иң яхшылар
Татарстанда иң яхшы авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары арасында оештырылган республика конкурсына йомгак ясалды. Казанда үткән тантанага әлеге бәйгедә җиңгән 110 кеше чакырылган иде. Алар арасында авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын саклап калуга зур өлеш керткән Көчек һәм Кичкетаң авыл җирлекләре башлыклары Зөлфәт Нуриев белән Рөстәм Нурмөхәммәтов...
Татарстанда иң яхшы авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары арасында оештырылган республика конкурсына йомгак ясалды.
Казанда үткән тантанага әлеге бәйгедә җиңгән 110 кеше чакырылган иде. Алар арасында авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын саклап калуга зур өлеш керткән Көчек һәм Кичкетаң авыл җирлекләре башлыклары Зөлфәт Нуриев белән Рөстәм Нурмөхәммәтов та бар. Ә Тәбәрле авылындагы гаилә фермасы хуҗасы Алнур Азиев "Иң яхшы гаилә фермасы" номинациясендә җиңүче булды. Аларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Диплом һәм премияләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев