Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Изге сәфәргә кузгалдылар

Узган атнада 16 райондашыбыз Мәккәгә хаҗ кылырга кузгалдылар. Менә алар: Әгерҗедән Тәскирә Ермакова, Алисә Дериглазова, Әлфия Мөхәммәтҗанова, Халисә һәм Бәсим Мөхәммәтшиннар, Равилә Низамбиева, Радик Кәлимуллин, Зөһрә Сафина, Кырындыдан Рәшит Шәймәрданов, Көчектән Гөлчирә Шәрәфиева, Чишмәдән ирле-хатынлы Корбановлар. Алдагы көнне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов булачак хаҗилар белән Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә очрашып,...

Узган атнада 16 райондашыбыз Мәккәгә хаҗ кылырга кузгалдылар.

Менә алар: Әгерҗедән Тәскирә Ермакова, Алисә Дериглазова, Әлфия Мөхәммәтҗанова, Халисә һәм Бәсим Мөхәммәтшиннар, Равилә Низамбиева, Радик Кәлимуллин, Зөһрә Сафина, Кырындыдан Рәшит Шәймәрданов, Көчектән Гөлчирә Шәрәфиева, Чишмәдән ирле-хатынлы Корбановлар. Алдагы көнне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов булачак хаҗилар белән Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә очрашып, авыр сәфәрләрендә җиңеллек, хәерле юл теләде.
"Кардәшләребезне Казан аэропортына алып бару өчен автобус белән тәэмин иткән Боз сарае директоры Рамил Ясәвиевка Аллаһының рәхмәте яусын", - ди район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт.
Райондашларыбыз изге хаҗ җирләрендә бер ай булачак, ә 10 ноябрьдә кабат туган якларыбызга әйләнеп кайтачак. Исән-имин күрешүләрне теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев