55 ел элек салынган Иж-Бәйки авылы кибетен күп кенә юлчылар танымый торадыр бүген. Ике атна эчендә Ринат Арасланов җитәкчелегендәге МСО төзүчеләре бик матур итеп төзекләндереп куйдылар аны. Чәршәмбе көнне кибет кабат үз ишекләрен ачты.
Халык кибетнең 55 елдан соң заманча итеп төзекләндерелүенә бик канәгать.
- Сатучыбыз Лилия Тимербаева да бик...
55 ел элек салынган Иж-Бәйки авылы кибетен күп кенә юлчылар танымый торадыр бүген. Ике атна эчендә Ринат Арасланов җитәкчелегендәге МСО төзүчеләре бик матур итеп төзекләндереп куйдылар аны. Чәршәмбе көнне кибет кабат үз ишекләрен ачты.
Халык кибетнең 55 елдан соң заманча итеп төзекләндерелүенә бик канәгать.
- Сатучыбыз Лилия Тимербаева да бик әйбәт, тәмле телен, ачык йөзен кызганмый, - диләр. Беренче сатып алучыларга ул бүләкләр дә әзерләгән иде.
Иж-бәйкилеләр клубларының иске булуына зарланып алдылар.
- Быел су системасы да яңартыла, клуб та төзекләндерелсә, без бик канәгать булыр идек, - диләр.
Кибетне кабат ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Валерий Макаров авыл клубында булып, моңа үзе дә инанды
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев