Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Якташыбыз - Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары

Якташыбыз - Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнде. 4 сентябрьдә бу турыдагы карар Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган. Айрат Фәррахов 1968 елның 17 февралендә Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә туган. 1993 елда Казан дәүләт медицина университетын кызыл диплом белән тәмамлый. Үзенең һөнәри үсешен...

Якташыбыз - Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнде. 4 сентябрьдә бу турыдагы карар Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган.


Айрат Фәррахов 1968 елның 17 февралендә Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә туган. 1993 елда Казан дәүләт медицина университетын кызыл диплом белән тәмамлый. Үзенең һөнәри үсешен ул Татарстанның республика клиник хастаханәсендә гади медбрат булып башлый. Ординатурадан соң хирург булып эшли.

2000 елда Айрат Фәррахов кандидатлык диссертациясен яклый. 2002 елда ул Республика клиник хастаханәсе баш табибының хирургия буенча урынбасары булып билгеләнә, 2004 елда шунда ук медицина өлкәсе буенча баш табиб урынбасары вазифасына күчерелә. 2006 елда аны Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы итеп куялар. 2007 елның октябрендә исә ул Татарстан сәламәтлек саклау министры дәрәҗәсенә күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев