Яшь көрәшчеләр куандыра
Районыбызның яшь көрәшчеләре Алабугада Ф.Гыйззәтуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесеннән җиңүләр белән кайттылар. Бәйгедә 7 районнан 10нан артык үлчәү категориясендә 100гә якын спортчы катнашты. Үз үлчәү категориясендә Әгерҗедән Деловар Наимов - I, Артур Репин һәм Исәнбайдан Әлмир Шәрәфиев II урын алдылар. Ә Көчектән Илсаф Хуҗин - V, Әгерҗедән Илнур Галимәрдәнов VII...
Районыбызның яшь көрәшчеләре Алабугада Ф.Гыйззәтуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесеннән җиңүләр белән кайттылар.
Бәйгедә 7 районнан 10нан артык үлчәү категориясендә 100гә якын спортчы катнашты.
Үз үлчәү категориясендә Әгерҗедән Деловар Наимов - I, Артур Репин һәм Исәнбайдан Әлмир Шәрәфиев II урын алдылар. Ә Көчектән Илсаф Хуҗин - V, Әгерҗедән Илнур Галимәрдәнов VII урында. Көрәшчеләрне бәйгегә тренерлары И.Шиабетдинов, Р.Садыйков, А.Сабирҗанов әзерләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев