Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юл һәлакәте

Әгерҗенең К.Маркс урамында Фольксваген һәм Деу Нексия машиналары катнашында коточкыч юл фаҗигасе булды. Фаразлар буенча, фаҗиганең сәбәбе - Фольксваген машинасы шоферының борылышта машина белән идарә итүне югалтуы. Каты бәрелү нәтиҗәсендә Деу Нексия берничә метр арткарак алынып ташлана һәм яна башлый. Әлеге машина шоферына һәм пассажирга салоннан чыгарга ярдәм итәләр, тиз...

Әгерҗенең К.Маркс урамында Фольксваген һәм Деу Нексия машиналары катнашында коточкыч юл фаҗигасе булды.
Фаразлар буенча, фаҗиганең сәбәбе - Фольксваген машинасы шоферының борылышта машина белән идарә итүне югалтуы. Каты бәрелү нәтиҗәсендә Деу Нексия берничә метр арткарак алынып ташлана һәм яна башлый. Әлеге машина шоферына һәм пассажирга салоннан чыгарга ярдәм итәләр, тиз арада МЧС хезмәткәрләре дә килеп җитә. Машина шоферын һәм пассажирны Әгерҗе район хастаханәсенә алып китәләр. Пассажир хастаханәдә җан бирә. Хәзерге вакытта әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев